АПАЙ IIдиал. (ЗДС: 46–47) «обращение к младшим: братец, братишка, сестрёнка, сестричка», ш. ук апак id. Ешрак апаем формасында кулланыла һәм, ихтимал, алп-ак «кечкенә алыбым (батырым)» сүзеннәндер (к. Алып ). К. диал. (Зимасов), башк. диал. (чынлыкта тат.) алпа «энекәш, олан», «сөйкемле». Һәрхәлдә бу апай Апай I (к. югарыда) сүзеннән түгел (андый мәгънә үзгәрешләре булмый)! Чөнки, беренчедән, бу апай үзеңнән кечкенәләргә карата, икенчедән, күбесенчә малайларга эндәшеп әйтелә (кызларга түгел), к. шаян җырда: Яңгыр ява кар эри. Ике егет кар көри. Берсе көри, берсе сорый – Әйт, апаем, кәнфит бирәм, Апаң кем белән йөри? |