Тэтимол 2015

АПА, диал. (ЗДС: 47) апак, апака, аппа, аппай, аппак (урта диал.) «старшая сестра; женщина, которая старше говорящего, но младше его (её) матери; учительница (в устах учеников)» > чув. аппа, апай, мар. апа id. < гом. кыпч. апа «бертуган апа» һәм «ана». Тат. теленең кырый сөйләшләрендә (Себердә, к. ЗДС: 13, добр. татарларында, к. Dobr. I: 1) аба ~ ава «апа» (шул ук вакытта апа дип әйтү дә билгеле). Икенче яктан, тат. теленең әстр. сөйләшләрендә (ЗДС: 46), Добруҗада, нуг., каз., к.-калп., кырг., уйг., үзб. диал. һ.б.да апа «ана», «хатын кеше» (тик бертуган апа түгел). Аларда үз апаны апай дип аерып әйткәлиләр. К. Апай I.

Апа нигезе типологик аbа тамырыннан (к. Абый, Әбә һ.б.), мәс., һинд.-ир. ара «апа». Ике сузык арасында геминат -пп- авазы я алынмалык билгесе, я элекке ике тартык урынында килеп чыга. Федотов I: 5; ЭСТЯ I: 159–160; Рамазанова 2002 һ.б. (бу сүз Д.Б. Рамазанованың күпсанлы публикацияләрендә яктыртыла). Рус. диал. аба «апа» тур. Аникин: 71.



Предыдущая статья            Следующая статья