Тэтимол 2015

АҢГЫРА «глупый, тупой», «выдохшийся (о спиртных напитках)» ~ чыгт. (Радлов I: 185) аңара «аңгыра», чыгт., кырг. аңыр- «аптырау», каз., к.-калп., кырг. аңрай- «ачылып тору, шар ачык булу; авыз ачып калу» ~ тат., башк. аңгырай-у «аңгыралану, хәтерсезләнү», к.-балк. аңгырау-у «аптырап, гаҗәпләнеп калу», чув. (тат. сөйләшләреннән) аңра, анкăра «аңгыра», анра-, анкăра- «аңгырау, аптырап калу, һушсызлану һ.б.» ~ яз. монг. аŋgra-, аngara- «зур ярык, ачыклык булып тору» (шуннан Ангара елгасының атамасы – тәүдә Байкал күленнән агып чыккан төшендә зур, тирән тарлавык ясавыннан) ← бор. монг., гом. тунг. (к. ССТМЯ I: 45) аң, аңга «ярык», аңга- «ярылып, ачыклык булып тору» > тат. һ.б. аңкау «сусап авыз ачу» һ.б., к. Аңкай-у. ЭСТЯ I: 154–156; Федотов I: 48 (сүзнең тамырын төркм. аңк бол тәгъбирендә күрә, ләкин к. тат. аң бул!)

Аңгыра сүзен бор. ир. Ангро-Майнью «явыз рух, Аһриман» сүзеннән дип карау (Урманче II, 1999: 187) нигезсез: явыз рухлар, бигрәк тә Аһриман кебек иблисләр, кызганычка каршы, һичшиксез дә аңгыра булмыйлар. Һәм, гомумән, аңгыра дигән рух юк бугай, аны «бармактан суырып» чыгарганнар.

Аңгыра сүзе аң (рус. «сознание») сүзе белән дә тамырдаш түгел. Чаг. Миңгерә-ү, саңгырау.

Дерив.: аңгыралык, аңгыралан-у, аңгыралат-у.



Предыдущая статья            Следующая статья