Тэтимол 2015

АҢ I«сознание; сознательность; просвещение» > чув. ан, ăн < гом. кыпч., уйг. аң, төркм. ааң, иске төр. анк «аң», алт. аң «шаман законы», яз. монг. аng «гадәт; әхлак», бор. төрки (ДТС: 46–47) аŋа-, аŋlа- «аңлау» сүзләренә караганда аŋ бор. төрки телләрдә дә булган. Ләкин гомумән бу абстракт мәгънәле сүзне бор. төркиләр күрше мәдәни телләрдән алган дип уйлыйлар (чаг. санск. anuh «күзәтү, караш; зирәклек; мәгънә; аң»).

Аң сүзенең фигыль коррелянты төркм., төр. диал., кар., кр.-тат. аң- «искә төшерү, хәтерләү; күрсәтеп, аңлатып бирү һ.б.» иске тат. телендә дә булган – шуннан аңдыру «аңлату, үктерү» һәм аңышу «бергә аңлап алу» фигыльләре килә. К. Максудидә: Кәндү әхвәлен аңып, калды таңа [таңга].

Аң сыйфат ~ рәвеш буларак та кулланыла: аң бул! «аңлы, сак бул» – кисәтү сүзе һ.б. Räsänen 1969: 362; ЭСТЯ I: 153–154; Федотов I: 84.

Аң продуктив нигез: аңлы, аңсыз; аңла-у (шуннан аңлаеш, аңлан-у, аңлаш-у, аңлат-у ). К. ш. ук Аңгар-у, Аңгыра, Анды-у, Әнәчә.



Предыдущая статья            Следующая статья