Тэтимол 2015

АНЫК «определённый, точный; готовый», «запас, припас» (к. ДС I: 16; ДС II: 36) > мар. анык «запас», морд. анок «әзер» < гом. кыпч. анық, кр.-тат., кар., госм. ануқ < бор. төрки (ДТС: 46) anuq «анык, әзер», уйг. (Радлов I: 231–234) анық, анук «һичшиксез, әлбәттә», хәз. уйг. ениқ, аниқ, үзб. аниқ «анык» ← бор. төрки anı-, anu- «әзерләү» > төр. ап-, як. анаа-, хак. аны- «казану, табу; алу». Чаг. ш. ук як. (Пекарский I: 106–107) аны, аныгы «хәзерге, хәзер; киләчәк». Räsänen 1969: 20; ЭСТЯ I: 151–152.

Анык продуктив нигез: аныклы, аныклык; аныклагыч; аныкла-у, аныклан-у, аныклат-у һ.б. Бу сүз төрки телләрдән күрше телләргә дә кергән, к. гар. äниқ (< төр.).



Предыдущая статья            Следующая статья