Тэтимол 2015

АНТ «клятва, присяга» – гом. төрки ант id. тунг.-маньч. анда «чит кабилә-кавемнән булган дус» сүзе белән чагыштырыла, к. Räsänen 1969: 28, ЭСТЯ I: 151.

Рус тарихчысы А.И. Попов ант дигән бор. слав. кабиләсенең атамасы төркиләр белән антлашудан килеп чыккан дип исәпли, к. аның Названия народов СССР. Л., 1973: 34–37.

Ант эчү, ант кисү тәгъбирләре бер-берсенең (аз гына киселгән ярадан) канын суыру-ялау сүзеннән: шундый юл белән кардәшлек беркетелгән. Ант сүзе бор. төрки *аныт «истәлек» сүзеннән дә булырга мөмкин. К. Ан II. Иске терминологиядә антлы утырышчы – присяжный заседатель.



Предыдущая статья            Следующая статья