Тэтимол 2015

АНДЫЗ «девясил» > чув. диал. антăс, мар., удм. андыз < гом. кыпч., уйг., үзб. андыз, уйг. андуз id., кырг. андыс – хуш исле үләннәрнең гомуми атамасы, төр. андуз «атларны дәвалауда кулланыла торган үлән» (Будагов I: 101), «исе дәва булган үлән» (TДГДС), бор. төрки (ДТС: 47) anduz «андыз». Безнеңчә, аңды-у «аңкыту» сүзеннән: бор. заманнардан бирле, М. Бируни язып калдырганча, андуз төтәсләү өчен кулланылган – андыз исе әрвахларны туендыра дип исәпләгәннәр (шундый исле үсемлекләрдән тагын арча, әрем һ.б. әйтелә), к. Лобанова: 25. ЭСТЯ I: 150–151 (Севортян андыз сүзенә охшаш сүзләрдән дәва-дару итеп кулланыла торган тагын берничә үсемлек атамасын китерә).



Предыдущая статья            Следующая статья