Тэтимол 2015

АНГУР (ЗДС: 44) «вид пухового платка» ← рус. ангор, ангорский «кәҗә мамыгы; мамыклы кәҗә токымы»; к. ш. ук кот ангорский «йонлач песи токымы». Бу сүзләр Төркиядәге Әнкяра (дөрес язылышы шулай) – бор. Ангор < Ангира дигән хетт (б.э.к. икенче мең ел электән билгеле) шәһәре исеменнән. «Мамык кәҗәләре» токымы шуннан таралган. Ул якларда андый кәҗәләрне хәзер дә күпләп асрыйлар.



Предыдущая статья            Следующая статья