Тэтимол 2015

АНА II«мать» < гом. төрки, бор. төрки (ДТС: 43) аnа ~ чув. ама һ.б. id. Дөньядагы барча телләрдә диярлек охшаш сүзләр бар. Мәс., удм., коми. ань «хытын-кыз», һинд-евр. (Роkоrnу: 36) ami, элам. амма, алеут. аna «ана, әни», тамил. annai, яп. ane «апа, түти», бор. герм. һәм пушт. телләрендә ana «дәвәни» һ.б. (Зифельд-Симумяги: 120–121). Шунлыктан ана сүзен ан-а дип таркатуда бик зур мәгънә күренми: бу типологик «балалар сүзе». Покровская: 22–25. ЭСТЯ I: 278–280. Рамазанова 1991: 11–15.

Тат. телендә ана сүзенең бик күп фономорфологик вариантлары билгеле: анай (ана сүзеннән вокатив, күрше удм. һәм морд. телләренә дә кергән, к. ДАУ III: 204–217), анакай, анакач, анач, әнәй һ.б. К. Әни, Әннә, Инә.



Предыдущая статья            Следующая статья