Тэтимол 2015

А’НА I, ә́нә (варианты различаются стилистически) «вот, вон» < гом. кыпч., уйг., хак., тув. ана, уйг. әнә, энә һ.б. (ЭСТЯ I: 147–149) id. ан-а парлы сүзеннән (а үзе генә дә әнә мәгъ. булган, шуннан чув. ак «әнә!» һ.б.). К. Ан, Анау.

Бу сүз гомумән типологик характерга ия: сузык аваз +н «ана; әнә, анау, теге» бик күп телләрдә очрый (чаг. рус. вон, вона һ.б.). Һинд.-евр. eno (ним. jene ~ һинд. ana «шул») тур. Kluge: 452.



Предыдущая статья            Следующая статья