АЛЫШ-У,  диал. (ЗДС: 38) алгыш-у  «схватиться (в борьбе)»; диал. «меняться (чем)» ~ чув. олăш- > улăш- «начар якка үзгәрү, алмашу, алмашыну; ялгышу» ~ кырг. алыш-, нуг., каз., к.-калп., хак. алыс- «алышу». Бу сүзне ал-у  фигыленең урт. юн. дип кенә тәгърифләү җитенкерәми: хак. алығ, тув. алых «көрәшче, батыр». Сүзнең тарихи нигезе алык-у  «алыгу» – ал-  фигыленең интенсивлык формасы кебек. Чаг. бур. алалда-ха «алышу», ала-ха «тотып алу; чәнчү, сую». К. Алыш.  Федотов II: 277–278.  |