Тэтимол 2015

АЛЫП «великан (в сказках)» > мар. (Исанбаев 1978: 48) алып, алым, чув. олăп > улăп id. < бор. төрки алп. Иң бор. беренчел иҗтимагый оешма ыру һәм кабилә булган. Һәм һәрбер шундый оешмада баштан ук ике үзәк пәйда булган – идеолог, рухи башчы һәм административ, идарәче. Соңгысы башта хуҗалык күрсәтмәләр бирүчене, хәрби башлыкны һәм хәтта казыйны да берләштергән.

Тат. телендә һәм барча бүтән төрки телләрдә билгеле булган алып сүзе, күрәсең, тәүдә шундый башлыкны белдергән. Бу сүз шулкадәр бор. ки, аның гадирәк мәгънәле тамыры да онытылган.

Тат. телендә алып башлыча әкиятләрдә очрый һәм гаять зур гәүдәле вә физик көчле затны белдерә. Башкортча алып һәм айлып физик көче белән генә түгел, мәргәнлеге белән дә билгеле. Чувашларның алăп (улăп) батыры – бик күпьяклы персонаж. 1993 елда Чабаксарда басылып чыккан «Улăп халлапĕсем» («Алып әфсанәләре») дигән китапта аның турында 227 сөйләк, мәзәк, әкият һәм хәтта дастаннар бәян ителгән. Бүтән төрки, монг. һәм тунг.-маньч. телләрендә алп – «әзмәвер, герой, батыр сугышчы», караим телендә – «старшина». Төньяк Кавказдагы абазин телендә алып – «тулпар» (күрәсең, бу сүз төрки телләрдәге алып аты сүзеннән). Енисей буенда сакланган кет халкы телендә алп «баш рухани, җенле кеше, җен». Бор. герман телләрендә дә алб, алп – «явыз рух», ләкин бу сүз төрки алпка баглымы икән, монысын кистереп әйтеп булмый. Һәрхәлдә бор. германнарның бу сүзне һуннардан үзләштергән булуы мөмкин.

Алып, алп тамырыннан бик күп сүзләр ясалган. Бор. төрки язмаларда Алп Тегин, Алп Ару, Алп илтибәр, Алп хан, Алп шалчы, Алп тархан кебек титуллар һәм ялгызлык исемнәр (еш кына бор. кәлимәнең титулмы, исемме икәнен аеру кыен) теркәлгән (к. ДТС: 36–37).

Тат. телендә бу тамырдан ясалган алпамак, алпар, алпамыш, алпавыт, алпак сүзләре билгеле.

Алпамак фигыле бездә моңарчы беркайда да теркәлмәгән. Мин аны Тау ягы кешесеннән ишеттем. «Безнең якларда сабан туенда көрәшкән берәр төрле алым ясауны алпау дип атыйлар, – диде ул. – Көрәшчеләргә тамашачылар гайрәт биреп, алпа, алпа, дип кычкырып торалар». Алпа-мак фигыле шул мәгънәдә уйг. телендә дә билгеле.

Алпар «батыр сугышчы, рыцарь» (шуннан Алпар исеме һәм Алпаров фамилиясе килә) сүзе тәүләп Мәхмүд Кашгариның «Дивану лүгатет-түрк» дигән энциклопедик-лексикографик сүзлегендә (1070 ел) теркәлгән. Анда төркиләрнең борынгы легендар каһарманы Туңга алп эр була һәм аны иранлылар Афрасиаб дип атаганнар, диелә. Урта Азиядә вә Уйгурстанда мөселманлык кертеп төрки халыкларны ислам мәдәниятенә җәлеп итүдә зур эш башкарган Караханиләр дәүләтендә Алпар хан дигән титул булган. Аннары русларның (дөресрәге, көнч. славяннарның) «Изге Олег турында җыр» дигән атаклы эпосында ольберлар – төркиләрдән торган яллы сугышчылар – искә алына. Менә шуның кебек мәгълүматлар алпар сүзенең алып әр сүзеннән чыкканлыгына шик калдырмый.

Тат. халык фольклорында алпамша, алпамыш  – типик әкияти батыр. Бүтән төрки халыкларда Алпамыш исемендә озын-озын эпик поэмалар бар; бу сүз үзе бор. кыпчак батыры Алып Маңаш сүзеннән кыскарган. Алып Маңаш исә кыргызның Манас батыры – дөньяда иң күләмле дастан каһарманы. Маңаш «аксыл томансу, карасу ак» дигән мәгънәне аңлата. Бор. сүз (батырлар исемен) ясау моделе буенча Алып Маңаш «карасу ак атта йөрүче алып» дигән төшенчәгә ия. Алт. халык дастаны каһарманы Маадай (Маңадай) кара яки Кара Манаш та шул мәгънәдә.

Бор. алыплар махсус саклангыч кием, мундир – алпагы (алп агы дигәннән, «агы» бор. төркичә «кыйммәтле кием») киеп йөргәннәр. Бу сүз иске тат. телендә алпак һәм алпау рәвешендә чагыла. Башк. фольклорында шундый юллар очратырга мөмкин:

Атай, атай, алпар килә,

Алпак кигән берәү килә,

Ултырдыйһә уй һелкетә,

Йөрөниһә йер һелкенә,

Миңә булыр кияү килә!

«Башкортостан Кыҙы», 1967 ел, № 7, 21 бит.

Монголлар алпак, алпагы сүзен «алпарның үзе» мәгъ. аңлаганнар. Шуннан монг. телендә алпагут «алпарлар, рыцарьлар табәкасе (сословие)» сүзе ясалган. Монг. теленнән төрки халыкларга бу сүз алпагыт, алпавыт (тат. сөйләшләрендә алпут > чув. улпут) рәвешендә кайткан. Безнең Идел-Урал җирлегендә алпагут башта «генерал» мәгъ. булган. Казан дәүләтендә (Блез де Вигенер материалларына караганда һәм «Җәмигъ әт-тәварих» буенча) олбуд «ханның киңәшчесе», олбудулу «дворян» олбагут «рус патшасының (Борис Годуновның) Касыйм ханы янындагы комиссары» мәгъ. йөргән. Караимнарда алпаут – «дворян, мирза». Караим материалы алпавыт сүзенең кыпчакларда Алтын Урдадан да элек булуына дәлилдер. Räsänen 1969: 18; ЭСТЯ I: 139; Федотов II: 276; Давлетшин: 99–100.



Предыдущая статья            Следующая статья