Тэтимол 2015

АЛЫН «постать, прогон», диал. «перед; ранее» ~ тув., төр., төркм. алын «маңгай, ал як», як. алын «нигез, ас», хак. алнын < алынын «алда, алдан» бор. төрки alın «мангай, йөз; кашлак» һ.б. Алыны > (тат. диал.) алны < алды формасыннан тат. һәм гом. төрки алд «алгы як», «аст» (угыз телләрендә) сүзе килеп чыккан, ягъни нәкъ алын борынгырак сүз (алд түгел), к. Исхаков 1953: 124–137.

Алын үзе бор. төрки ал «түбән, ас як» сүзенең инструменталь килеш формасы булса кирәк (ал-ын, к. Алан ). Ни өчен «түбән, аскы» һәм «йөз, маңгай, алгы» мәгънәләре тәңгәлләшкән – моны ачыклыйсы бар, әмма бу хәл – факт.



Предыдущая статья            Следующая статья