АЛЧЫ «выигрышная сторона альчика» – ашыкның тигез ягы: ул өстә ятса, отыш исәпләнә < гом. төрки, гом. монг. алчы, алча > алца id. К. ЭСТЯ I: 144–145. Бор. заманнарда төрки-монгол халыкларында ашык уены балаларга мәктәп ролен үтәгән һәм ашык сөягенең һәр ягы, һәр кырые, һәр ноктасы аерым исәпләнгән. К. Ашык, Әлче I. |