АЛТЫН «золото» ~ чув. ылтын, ылттăн < гом. төрки алтын, алтун ~ монг., тунг., як. алтан «алтын», тунг. ш. ук «калай»; монг. алт «алтын (исем)» һәм алтын «алтын (сыйфат)» аерыла. Төрки телләрдән алтын сүзе барлык күрше телләргә кергән. Бор. төрки altun < āl ton: ton < кыт. ton’, tun «металл; бакыр» (Цинциус – Бугаева 1977: 86–89; бу этимологияне барлык тикшеренүчеләр таный). Икенче бер версия буенча, алтын, алтан, *алтаң үзе «алсу» мәгъ. генә булган һәм, димәк, тат. алтын-көмеш парлы сүз түгел, ә бор. «алсу көмеш» – алтын дигәннән, чаг. як. кыһыл күмүс «кызыл көмеш» – «алтын». Угыз диалектларында алтынны кызыл, гызыл дип кенә атыйлар (әмма шунысы бар: кыз < *кырг үзе «алтын» мәгъ. булган). Алтын сүзе күп күрше телләрдә төрлечәрәк мәгъ. очрый, мәс. рус. алтын «алтын» һәм бор. рус. (XVIII г. кадәр) алтын «алты тиенлек, өч тиенлек вак акча» (бу сүзне алты тиен сүзеннән дип тә аңлаталар, к. Фасмер I: 72), ләкин Аникин (: 84) һәм бүтән кайбер авторлар бу аңлатмага каршы, алар «вак акча» мәгъ. төр. altıncak, altıncık «вак алтын тәңкә» сүзеннән килә дип уйлыйлар. Гомумән, алтын сүзенең акча берәмлеге мәгъ. йөрүе еш очрый, к. Будагов I: 81–82. Иске тат. телендә дә алтын акча һәм кечкенә авырлык берәмлеге булып та йөргән булса кирәк. Räsänen 1969: 14–15; ЭСТЯ I: 142; Федотов II: 471 (арытабангы әдәбият күрсәтелә); Тимергалин: 25–26. Дерив.: алтынлы «алтыны бар», ш. ук «алтынга буялган», алтынсыз, алтынлык; алтынла-у, алтынлан-у, алтынлат-у; алтынчы (оста); аерым идиомалар: алтын багана (кадерле зат), алтын казык «тимерказык йолдызы, поляр йолдыз» һ.б. Алтын Урда сүзе Урхун буйларындагы бор. уйгур дәүләтендә (IX–X гг.) үк хан сараен белдергән (ихтимал, ул кызыл төстә булгандыр). Бату ханның тирмәсе алтынга буялган булса кирәк. |