Тэтимол 2015

АЛПАВЫТ[ аºлпаwыт] «помещик» > мар. диал., удм. диал., рус. диал. алпаут id. ~ тат. диал. (ТТДС I: 33, 36) албут, алпут id. Тат. телендә тарих дәвамында төрле мәгънәләр алган сүз: Казан дәүләтендә (рус яз. ядкәрләре нигезендә) олбуд «ханның киңәшчесе», Касыйм ханлыгында алпагут, алпавут «генерал; комиссар» (алпаwут-тылмач Уразмәт хан заманында Борис Годунов патшаның хәрби комиссары). Гомумән, алпаwут ~ алпагут сүзе бор. кыпч. берлеге заманнарында ук монг. телләреннән (?) алынып кулланылган; бор. һәм урта төрки телләрендә (ДТС: 36) alp-alpaγut «герой» ← alpaγu id. Räsänen 1969: 18; ЭСТЯ I: 139; Ахметьянов 1989: 162. К. Алып.



Предыдущая статья            Следующая статья