АЛЛА, Аллаһ «Бог, Аллах» < гар. Аллаһу id. Гар. телендә илаһ сүзенең әл- билгелелек артикле белән килүеннән ясалган. Алланың кашка тәкәсе, Алла бозавы тәгъбирләрендә бор. семит кабиләләренең мәҗүси гадәтләре чагыла: корбанга кашка тәкә чалганнар, алтын бозау сынына табынганнар (к. рус. Поклонение золотому тельцу). |