Тэтимол 2015

АЛКЫШ «овация, аплодисменты» < гом. төрки алкыш «хәер-дога, фатиха», иске алкаш (ЛТ I: 30) id., бор. төрки, монг. алқы-, алқа- «фатиха бирү; кул белән дога кылу» < *alqaγa-, к. монг. алга «кул чугы, уч» ~ алт. диал. алыкан, алт., башк., к.-калп. диал. алақан «уч»; к. бор. төрки (МК) alkıš alkaldı «дога кылынды», бур. альган- «уч; яңаклау». Алкыш фольклор жанры буларак та билгеле (бу сүз тур. әдәбият зур). К. Алка-у. ЭСТЯ I: 137–138.



Предыдущая статья            Следующая статья