Тэтимол 2015

АЛКЫН, алкым «стрежень; бурное течение, бурный (о протоке)» ~ башк. алкын «күп сулы» > алкын-ган «тулып ашкан», бор. *алқы-, алық- «су күтәрелү, шәбәю» сүзеннән, к. чув. улăх- < алық- «күтәрелү» (Ашмарин III: 340), тат. диал. алыкмас  – үлән төре («казаяк» диелә, к. Тумашева 1992: 23, ләкин төптә җиргә ятып үскән үлән булса кирәк), тат. сөйл. алкын- «ярсып агу» (Агыйделләр алкынадыр, Алкынмас инде хәзер, Сүнде якты йолдызларым – Балкымас инде хәзер. Җыр) ~ кырг. алқын- «ярсып ыргылу», алқылда- id., мар. алкын-аш «ярсыну» һ.б.; гар. алқ-, алиқ- «тулып, ялтырап яту» төрки телләрдән. Шулар белән бергә, гаҗәп рәвештә бор. төрки alq-, alqın- нәкъ кире мәгънәләрдә: «төшү; шиңү, басылу» һ.б.ш. да бар. (к. ДТС: 35–39).



Предыдущая статья            Следующая статья