АЛДЫР-У «быстро двигаться; успешно работать» – бу сүзне гадәти сүзлекләрдә ал-у  сүзенә (аның йөкл. юн. дип) нисбәтлиләр, ләкин эзлекле мәгънәви багланыш ачык түгел. Чаг. уйг. алдыра- «ашыктыру, ашыгу», төр. аldırış «игътибар». Тат. диал. (ЗДС: 39) алдыргыш  «тапкыр», (ТРС: 2007) алдырык  «размах». Чаг. Әлдермеш.  Норматив алдыр-у  («алырга әмер яисә мөмкинлек бирү») сүзенең мәгъ. киң булгач, алдыру  «булдыру» гади сөйләмдә дә телдән төшеп бара.   |