Тэтимол 2015

АЛДЫР «разливательная чашка» ~ мар. алдыр, алтыр, алдэр «зур чүмеч; уҗау», чув. алтăр «зур чүмеч», «бәләкәйрәк ялгаш, улак»; башк. қытайалдыр «чынаяк», ташалдыр «керамик кясә», алдыраяк «кечерәк чынаяк», удм. алдур «сыра бүлү чүмече», тат. диал. ташалдырык «таш ялгаш» (к. ДС III: 152).

В.Г. Егоров (1964: 25), чув. алтăр сүзен алт- «чоку, ую» сүзеннән ди. Ф. Гордеев (I: 85–86) алдыр, алдурны удм. дуры «чүмеч» сүзеннән чыгып аңлату яклы (дуры ~ коми. дари id. исә һинд-ир. darvih «агач кашык» сүзеннән дип уйланыла). Тат. алдырык варианты бу фаразларның берсенә дә туры килми.

Л. Будагов (I: 83) тат. алдыз «соскы, сиптергеч, су сипкеч» сүзен китерә, ләкин бу вариант бүтән чыганакларда күренми, шунлыктан аны хата язылыш дип уйларга мөмкин (гарәпчә ر өстенә ялгыш нокта кунган). М.Р. Федотов (I: 37) тат. алдыр, алдырык сүзләрен белми.



Предыдущая статья            Следующая статья