Тэтимол 2015

АЛДА-У «обмануть; врать» ~ чув. улта- < олта-, удм. алдайа- < гом. төрки алда-, венг. alta-ni id. ~ монг., бур., эвенк. һ.б. (ССТМЯ 1: 31) > фар. һ.б. āл (аал) «хәрби хәйлә, мәкер» сүзеннән дип исәпләнә. к. (Räsänen 1969: 14; ЭСТЯ I: 126–127), Федотов II: 278.

Шул ук аал тамырыннан бор. төрки (МК) alčı >> каз. алжы «алдакчы» сүзе ясала. Алда-у фигыленнән этимологик тикшерүгә мохтаҗ кайбер нигезләр ясалган, мәс., тат. диал. алдаwыр > удм. алдаур «алдаткыч» (Алатырев 1976: 144–145). К. ш. ук бор. төрки алда- «язлыгу, хаталану; югалту». К. Räsänen 1969: 17.

Дерив.: алдан-у, алдаш-у, алдат-у; алдак (бу сүзләр күрше фин-угор телләренә дә кергән).



Предыдущая статья            Следующая статья