АЛГАСА-У, алгыса-у, алгас-у (ТТДС I: 34; БТДҺ: 20) «шалить, озорничать; увлекаться, обольщаться, возбуждаться; тревожиться (от призрачной причины)» > башк. алғаһа-, алғыһа- «ярсыну, сагышлану», чув. алхас- «артыкча шаяру, алгасу» ~ кар., к.-балк., төркм., як. алғаса-, госм. алңаса- ~ бур. алгаса «үзеңә контроль югалту, таркаулану; алгасу» ← монг. алга- «язлыгу; мәрәйгә тимәү» нигезеннән (бу нигездән монг. телләрендә бик күп сүзләр ясалган), ләкин, безнеңчә, алгаса- < алгас-а, к. як. алгаç «ялгышлык», алғаһаа- «ялгышу». Э.В. Севортян алгас сүзен гом. төрки алық «тилемсә» нигезе белән бәйли, ләкин аның чагыштыруларында диффузлык сизелә (к. ЭСТЯ I: 145–146). К. Алгаш-у. Чаг. Алан-йолан. Дерив.: алгасак «җиңел ярсынучан, җилкенүчән», алгысат-у «мавыктыру». Моның кебек сүзләр (алга нигезләнгән) монг. телләрендә бик күп. |