Тэтимол 2015

АЛГАРЫ(ГА) {АЛГАРЫГА} «вперёд; далее» тат. теленә аеруча хас сүз, хәз. һәм бор. телләрдән күбесендә күренми. Чаг. ш. ук тат. диал. арткары, аскары, өскәре, соңгары, сулгары, табары, төпкәре, тышкары, читкәре, эчкәре, яңгары һ.б.ш. Болардагы -ғары//-қары, -гәре//-кәре кушымчасы монг. -гар «кул» сүзе белән чагыштырыла (чаг. тат. уңкулга, сулкулга һ.б. китү). Минемчә, бу кушымча төрки -қа + фар. (ир.) руй «йөз» (алга руй «алга йөз»).

Дерив.: алгару; алгарыш («прогресс» мәгъ. әд. телдә), алгарту («алдан сизү, белү»); алгарсын һ.б. Боларны аерым әдипләр ясаган дип гөман итәм.



Предыдущая статья            Следующая статья