Тэтимол 2015

АЛБЫР диал. «клубы дыма, тумана; облако; в клочьях, клубах; рваный (об одежде)» гом. кыпч. характерда: нуг. албыр (албыр-ялбыр), кырг. албыр «албыр, тетелгән (кием)», шуннан, башк. (БҺҺ II: 25) албыра-, ылбыра- «тетелү, ялбырлану; өлешләргә бүленеп таркалу», албырла-у «хәлдән тайдыру».

Бу сүзләр белән иске тат. (Будагов I: 80) албырга-у «эш юктан гына шөгыльләнү» ~ башк. албырғат-у «юату, әветү», албарға-у «юану», тат. диал. (ЗДС: 38) албыра «аптырап тору», каз. албыра- «хәлдән таю» сүзләре дә тамырдаш булса кирәк.

Себ. албыр-у «алсулану» (Тумашева 1992: 22) фигыленең мәзкүр тат. сүзләренә катнашы ачык түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья