Тэтимол 2015

АЛБАСТЫ «злой домовой; ночной кошмар» > мар., удм. албаста, рус. диал. албасты, албастый id. ~ гом. кыпч. албасты, нуг., ком. албаслы, уйг., үзб. албасти, төркм. албассы, таҗ. алмасты id. Төньяк Кавказ телләрендә алмосту, албасты «хатын кыяфәтендәге явыз рух» һ.б. Г.А. Климов һәм Д.И. Эдельман бу сүзне бор. Месопотамиядә билгеле булган labasty дигән мифик зат белән бәйлиләр (СТ № 3, 1979: 57–63). Ләкин, безнеңчә, монда очраклы охшашлык кына, чөнки уртак тарихи җирлек ачык түгел. Албасты сүзен алт., тув. абыс, алмыс, аламыс, монг. алмас, аламас >> чув. алпас, шор. ылбыс «албасты; мифик кар кешесе; утлы өрәк» (к. Радлов I: 434–438, 1380) сүзеннән аерырга ярамас кебек; бу алмас, албас сүзенең кырг. албың ~ монг. албын «шайтан кызы» варианты да бар. Безнеңчә, бу сүзләрнең тамыры яисә бер компоненты бор. төрки < ир. āл «хатын-кызны интектерүче явыз ут рухы» (к. Алгазы ), басты исә барыс сүзеннән, к. себ. албарты < кырг. албарсты «албасты» (ул бала табучы хатыннарга зыян сала), чаг. ш. ук як. (Пекарский I: 69–71, 88) илбис «шайтан, сугыш рухы; убырлы карчык», албас «хәйлә, сихер», албастах «сихерләүче рух» һ.б. Алт. диал. алты кöстү ала барс (парс, марс) «алты күзле ала барыс» – явыз рух. К. ш. ук кырг. қарабасты – явыз рух төре, төр. ал карысы «убырлы карчык».

Албасты тур. әдәбият күп кенә: һәр халыкта ул үзенчәлекле образ (биредә без аларның барысын да тасвирлап бетерә алмыйбыз). Федотов I: 35–36 (чув. алпастă һ.б. татарчадан, ди); Ахметьянов 1981: 16–17; Инан: 177–179; Тимергалин: 22–23.



Предыдущая статья            Следующая статья