Тэтимол 2015

АЛАША I«мерин», диал. (миш.) алаш, алаша «лошадь» > мар. алаша, удм. олоша, улошо ~ гом. кыпч. алаша id. > аз. алаша id.; төр. алаша «менге ат; парад аты» (шуннан булса кирәк ком. алаша «тулпар» > кырг. алаша «матур, сылу»), төркм., каз. диал. алаша «токымлы ат (яисә дөя) белән токымсыз ат (яисә дөя) кушылгагы», төркм. алаша «айгыр».

Бу сүзне Рясянен һәм Севортян гом. кыпч. алаша «тәбәнәк» сүзе белән бәйлиләр (ЭСТЯ I: 136–137), ләкин, безнеңчә, слав. телләрендәге материал моны расламый; рус. лошадь «ат», лошак «мул, качыр», укр. лоша «колын», пол. losza «бия» ~ чув., үзб. диал. лаша «ат», «алаша» бор. чыганакта бу сүз башында л- булганлыгын күрсәтә һәм аны бор. монг. loša «качыр, алаша» (Зәмәхшәри, к. Поппе 1938: 103, 232), тунг.-маньч. лöс, лосо «мул, качыр» (ССТМЯ I: 505) сүзләре белән чагыштырырга мөмкинлек бирә. Дёрфер фикеренчә (Doerfer IV: 262–263), алаша төрки телләргә монг. теленнән таралган, бор. монг. alasas «Хуай провинциясеннән килгән ат токымы» < кыт. лоңзы «качыр, ат урынына файдаланылган хайван» (ло «ат»); А. фон-Габэн кыт. lotsŭ «ат кушылгагы», malotsŭ «мул», lülotsŭ «качыр» сүзләре булганлыгын күрсәтә (Gabain 1973: 42).

Безнеңчә, алаша < ат-лоша дигән парлы сүздән («Ат» ~ «алаша» мәгънә күчеше тур. к. Ат ), ә рус. лошадь < лоша-ат. Ахметьянов 1989: 75; Федотов I: 332 (рус. лошадь тур. безнең версияне кабатлый). К. ш. ук Тимергалин: 23 (төрле фаразлар китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья