Тэтимол 2015

АЛАЧЫК «примитивное жильё со стенами из плетня; летняя кухня» – татар этимологиясендә алды ачык дип тә тәгърифләнгән бу сүз барлык төрки вә аларга күрше телләрдә очрый (мәс., бор. рус. алачюга – Срезневский I: 1379 ~ хәз. рус. лачуга): кырг., төр., ком., кар. һ.б. алачық, куман., чыгт. алачуқ «алачык», тат. диал. (ДС I: 13), алт. алачык «ихата, кәртә», алт. аланчык «кабык тирмә; кәртәлек», чаг. тат. (әд. телдән) алан «тәрәзәле лапас, казарма».

Мәзкүр сүзләрдән чыгып, алачык < алан-чык «кечкенә алан» дип уйларга мөмкин, ләкин бу сүзнең бу мәгълүматлар кәртәсенә сыймаган вариантлары бар: чув. лаç, лаçă << тув. алажы, алаҗы < бор. төрки (МК, Clauson: 129) alaču «алачык»; як. аласа «ышык җир, утар, ихата»; башк. ылаш «корыт киптерелә торган таскак» һ.б. ЭСТЯ I: 130–132. Ахметьянов 1989: 128; Аникин: 81–82; Федотов I: 331.



Предыдущая статья            Следующая статья