Тэтимол 2015

АЛАЧ – общий уран (клич, девиз) кыпчакских народов (шуннан Алач Урда «борынгы кыпчак дәүләте» ~ кырг. алач, каз. алаш id.) cеб., нуг., кырг., үзб. алас ут аша сикереп «арулану», ант итү, яшь кәләшләрне, атларны һ.б. учак аша чыгарып, явыз рухлар кәсәфәтеннән коткару йоласы һәм шул вакытта әйтелгән ымлык һәм такмаза: тат. диал. (Тумашева 1992: 21) алас, алас, һәр бәладән халас! Кырг. алас, алас, балакеттен калас! Үзб. алас, алас, күлли балодан халас! [Бу сүзләрдә калас < халас < гар. х�алāс̣ «саф, ару, чир-чордан азат»]. Алт. диал. алас – төтәсләү өчен яндырыла торган үлән исеме.

Казан арты татарларындагы әләшә – яшьләрнең язгы бәйрәме – су буена чыгып учак, калау ягуын белдергән сүз дә (ТТДС I: 543) алас, алачтан булса кирәк.

Утка табыну, ут-учак ярдәмендә «чистарыну» иң беренче чиратта бор. ирани халыкларга – зәрдүшт диненә хас. Һәм ир. телләрдә āл «ут рухы», мадари-āл «ут анасы» – корбан таләп итүче рух. Āл сүзе бор. ир. аr «ут рухы» сүзеннән (ЯТ: 298).

Алас сүзе вә йоласы Көньяк Себер төркиләрендә – алт., хак., тув. – бар, як. телендә дә аның эзләре саклана: аал уот «өй уты, ут рәвешендәге өй иясе, изге ут» (к. Пекарский: 67–71, 88). Бу фактлар алач ~ алас сүзенең ир. телләрдән (бәлки, сугдлардан) төркиләргә X г. кадәр үк кергәнлеген раслый.



Предыдущая статья            Следующая статья