АЛАН-ЙОЛАН(карану)  «с разбегающимися глазами (смотреть); разбегающиеся (о глазах)», алаңла-у  «беспокойно озираться» ~ башк. алан-йолан, әлән-борхан, алан-елән (булу), кыпч., уйг. алаңла-, каз., кырг. алаңда- «куркынып карау, борчылып карану», кырг., алт., уйг., монг. алаң «гаҗәпләнү хәле», төр. диал. алан-талан «асты өскә килү» һ.б. Сирәк кулланылгач, бу сүзнең дериватлары аз һәм чыгышын билгеләү дә кыен. Räsänen 1969: 16. Дерив.: диал. алаңла-у  «артыкча куркыну», чаг. ш. ук (ЗДС: 36) алаңгыр  «куркыныч зур (бер субъект, зат итеп күзаллана)».  |