Тэтимол 2015

АЛАН «площадка, поляна», диал. «крытая площадка» > мар. алан «болынлык өчен махсус чистартылган урман кисентесе», удм. алан «аклан, урман эчендәге болын», рус. алан «урмандагы туры кисенте» ~ нуг., каз. алаң, алан «алан, болын», төр. al «түбәнлек»; бор. төрки alan «мәйдан, чистартылган мәйданчык». Бу сүзне эстон. alan, фин. alanko «түбәнлек, язы» белән чагыштыралар (Мурзаев 1984: 44–45) һәм ялан сүзеннән дә аермыйлар (Севортян I: 130–136). Өстәвенә, табигый рәвештә, аклан сүзе дә алан белән бердәй дип карала. Бик ихтимал ки, монда очраклы охшашлык та юк түгелдер. Һәрхәлдә без alan, aklan һәм ялан сүзләрен аерым нигезләр дип карыйбыз. К. ш. ук Алачык. Насипов 2007: 59; Тимергалин: 21.



Предыдущая статья            Следующая статья