Тэтимол 2015

АЛАМА, диал. (трбс. һ.б.) аламак «плохой, дрянной; дрянь», тат. диал. (Остроумов 1892: 42) әләмә «арык; начар», тат. диал. (удм., мар.) алама-салама, әләмә-сәләмә, алам-салам, әләм-сәләм «һәртөрле начар», чув. элем-селем «рәтсез; чуар киемле», каз., чыгт. алама «чүпрәк-чапрак, иске-москы». Рясянен каз. аламай, алт. диал., кырг. аламық «ала тышлы, чуар, төрле» сүзләреннән чыгып, аламаны ала сүзеннән дип бара. Пекарский (I: 240–241) як. äлäмä (хәз/ сүзлекләрдә элээмэ) «чүпрәк-чапрак» сүзен тат. алама белән бәйли, ләкин як. сүзе äлäi- «искерү, тузу» ~ монг. äлä- «(кием) тузу» фигыленнән һәм аның ала сүзенә багланышы шикле.

Алама < аламак < аламык булса, ала-мык: -мык ашамлык атамаларын, шулай ук авыруларны белдерүчән кушымча (чаг. боламык, карамык, кызамык). Ал «начар әшәке» тамыры тур. к. Сыздыкова Р.Г. Роль семантической реконструкции словоформ // Проблемы этимологии… 1990: 139–145.

Чаг. ш. ук гом. төрки ал, алу < алығ «хәйлә; начар, әшәке; кыргый; буталчык», к. Ала, Алагаем.



Предыдущая статья            Следующая статья