АЛАГАЕМ [аºлағай ы̌м ] «чрезмерно; грубо; не вникая, чёрствый» ~ үзб. диал., каз., кырг. алағайым id. < ала кайым: ала «начар», кайым «торыш, караш» (гар. булса кирәк). Тат. диал. (ТТДС I: 31) алагайып халык этимологиясе нигезендә ясалган. Чаг. ш. ук тат. диал. алакай  «тыйнаксыз», алайукка  «бушка; кирәксезгә», башк. алаққаҙау «дуамал», каз. алақыйғы, алақыйғаш «юкка ямьсез кычкыру» һ.б. сүзләрдә ала  «начар, ямьсез». К. Алакан II.   |