Тэтимол 2015

АЛАБУТА, диал. (ЗДС: 35, 451, 456, 559) алабата, алабота, лабута, ләбәтә, либәдә «лебеда», ш. ук «амарант» ~ гом. кыпч. алабота, алабута, уйг. алапута, кырг. алабата (мар. алабута, удм. алабута < тат., к. Гордеев I: 78). Әгәр бу сүз рус. лобода «лебеда» сүзеннән булса, каз., кырг., уйг., үзб. алабута, төркм. алабота һ.б. – тат. теленнән таралган.

Ләкин икенче бер фараз да яшәргә хаклы: башк. алабүтә «алабута» сүзендәге бүтә < гом. төрки, монг. бута, буть «куак, курай» (Номинханов 1975: 289). Ләкин башк. (БТДҺ: 424) әлбиҙ < әлбидә «ак алабута» рус. лебеда белән гомоген, әлбәттә. Cеб. (Тумашева 1992: 21) алабатан, ала бытын «алабута» (?) < ала бадан булуы ихтимал, к. Бадан. Тимергалин: 21.



Предыдущая статья            Следующая статья