Тэтимол 2015

АЛ III, иск., кит. алд «перед, передняя часть; передний» < гом. төрки алд, алт «ал, ас» бор. гом. төрки «аяк асты» тамырыннан (ал > аст мәгъ. күчеше барган тарафың, юлың аяк астында калуы белән аңлатыла: ал тамыры фин-угор *ul «ас» тамыры белән чагыштырыла. Гомумән, бу сүзләрнең этимологиясе бик юраулы. Алд, аст, өст, арт сүзләрнең уртак элементы / да бит төрлечә карала (к. ЭСТЯ I: 140–141).

Элекке (гарәп шрифтындагы) язылышта гадәттә алт сүзенең өлеше төшерелеп калдырылмаган һәм бу дөрес тә кебек (алд як һ.б. дип язылган), һәрхәлдә гомуми системага муафикъ.

Ал продуктив нигез: алгы, алдын һ.б. К. Алын.



Предыдущая статья            Следующая статья