Тэтимол 2015

АЛ I«алый», «благородный» – соңгы («асыл») мәгънә язма ядкәрләрдә һәм фольклорда очрый: ал кара кеш тун, ал бишек, ал тәхет («Идегәй» дастанында), ал балдак, ал көзге («Заятүләк белән Сусылу» дастанында) һ.б. ~ гом. төрки ал «ал», нуг., ком., калм. ал «ал», «асыл». Һинд-евр. телләрендә al, ol, el «кызыл буяу бирүчән үсемлек» (ЭСТЯ I: 125–126). Ләкин, безнеңчә, төрки телләрдән күрше телләргә дә киң таралган ал сүзе бор. лал «ләгыль, кызыл рубин» сүзеннән, к. бор. төрки (Clauson: 120) āl «кызыл, асыл тукыма». Сүз башындагы л-ның төшеп калуы төрки телләрдә сүз башында л- авазы киләлмәү белән аңлатыла.

Ал «ал тукыма» (Атласым бар, алым юк, Ал алырга хәлем юк… Җыр) сүзе бор. ядкәрләрдә үк очрый: бу сүз белән байраклар һәм парад атларның чапрагы өчен кулланылган махсус ал тукыма аталган (МК). Будагов I: 76; ДТС: 25, 32, 167.



Предыдущая статья            Следующая статья