Тэтимол 2015

АКЫРЫН «медленно; медленный» ~ сөйл. әкерен, әкрен (бераз стилистик аерма белән) id., акыртын, әкертен – рәвеш мәгъ.; диал. (ЗДС: 35) акыр, акырт, әкерт, башк. (БТДС: 424) әкерес формасы да бар.

Бу гом. төрки сүз бор. *akyp- «әкрен башкару» сүзеннән (ЭСТЯ I: 123–124); ул фигыльнең борынгырак яңгырашы аққур- булса кирәк, моңа, беренчедән, ике сузык арасында -к- авазының саклануы, икенчедән, алт. аккырын формасы шәһадәт итә. Әгәр төп форма аккур-, аккыр- икән, акырын сүзен гом. төрки ағыр «авыр; әкрен» сүзе белән чагыштыру җирлеген югалта. Бор. төрки аккур-, ихтимал, монг. alγur «әкренлек», alγu «әкрен» сүзләреннәндер (алкур- > аккур-). Бор. төрки, тат. диал. акру «әкрен» бор. хәл фигыль формасыннан, ә акырын үзе акыр, аккыр нигезенең инструменталь килеш формасы булса кирәк.

Әкерен, әкрен, әкертен яңгырашлары тат. телендә килеп чыккан.



Предыдущая статья            Следующая статья