Тэтимол 2015

АКЫР-У «орать» > чув. ахăр-, мар. акыр- id. < гом. кыпч. ақыр- < айқыр-, үзб. һайқир-, һайқыр id. – һай! дип кычкыру.

Бу сүздә күренгән -кы̌р//-кĕр, -гы̌р//-гĕр форманты тәкълиди сүзләрдән бик күп фигыльләр ясалуда катнашкан: к. ажгыр-у, бакыр-у (бақ-кыр-?), выжгыр-у, җикер-ү, йөткер-ү, какыр-у, кикер-ү, кыйгыр-у, кычкыр-у, өшкер-ү, пошкыр-у, пыжгырт-у, сеңгер-ү, сызгыр-у, төкер-ү, төчкер-ү, үкер-ү, чажгыр-у, чакыр-у, ыжгыр-у һ.б. Кайбер очракларда //-ғ, -к// редукцияләнгән, к. өфер-ү > өр-ү (< өфгер-ү), усыр-у < усгыр-, уфыр-у < уфгыр- һ.б., -гыр аффиксы гомумән аерым сүздән булса кирәк. К. Федотов I: 72.

Акыр- продуктив нигез: акырык; акырыл-у, акырын-у, акырыш-у, акырт-у.



Предыдущая статья            Следующая статья