Тэтимол 2015

АКЧА «деньга, деньги», тар. «единица счёта денег» ~ чув. укçа < oкçа, мар. окса, удм. уксё ~ гом. төрки акча id., төп мәгънәсендә «ак нәрсә», ягъни «көмеш тәңкә», к. чыгт. ақча «ак кына», морд. М. акша (< нуг.) «ак, аклык, акмык».

Акча сүзе төрки телләрдән бик күп күрше телләргә кергән.

Акча ның ак сүзеннән икәнлеге турында XIII г. итальян сәяхәтчесе Й. Барбаро (к. Барбаро и Контарини о России, М. 1971: 154) яза: күп кенә телләрдә, – ди ул, – «акча» мәгънәсендәге сүз «ак» сүзеннән ясала, мәс. мингрел. (грузин) tetari, грек. аспр, исп. bianche, төр. акча – барысы да «ак» һәм «акча». Хәзәр акчасы шэлэг (> бор. рус. щеляга) да яһ. «ак» дигән сүздән (к. Новосельцев 1990: 117, 120).

Акча сүзе тур. әдәбият бик ишле, мәс., ЭСТЯ I: 120–121; Фалина 1974: 193–204; Федотов II: 273; Тимергалин: 20.

Русча белка «тиен» тат.-төркичә акча сүзеннән калька (ак ~ бел, -ча ~ -ка): Ибне Фазлан әйткәнчә, тиен тиресе акча ролен үтәгән (к. Тин I ). Чаг. мәкаль: Ике тиен – бер акча (димәк, акча акча берәмлеге мәгънәсендә дә йөргән).

Дерив.: акчалы; акчалан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья