Тэтимол 2015

АК-У(акты, агу) «течь, протекать» < гом. кыпч., гом. төрки ақ-, угыз, хак. ах-, ағ-, тув. аъқ- ~ себ. тат. (Тумашева 1992: 253), үзб. диал. ық-, чув. йух-, йох- id. < бор. (болг.) *айық-, *ыйық- сүзеннән булса кирәк (к. ш. ук мар. йоқ- «агу», йогын «агын, агым» һ.б.).

Шунысы игътибарга лаек ки, моңа охшаш һинд.-евр. сүзләре бар: гот. ahwa «елга, агым», аһа «агым», хотан-сак телендә хāһа «чишмә», лат. aqva «су, агым» ~ (ЯТ: 360), тохар. yok- «эчү». Төрки сүзнең тохар теленнән алынган булуы ихтимал (агым су «эчәрлек су»!). Чаг. ш. ук Алкын. ЭСТЯ I: 118–119; Федотов I: 495–496; Ахметьянов 1989: 28.

Ак- продуктив нигез: агыл-у, агыз-у (дөрес булмаган йөкл. юн. формасы); агым, агын; акма (шеш тур.).



Предыдущая статья            Следующая статья