Тэтимол 2015

АКТЫК «последний», (ДС II: 30) «самый младший из детей», «наихудший, выброшенный» (адәм актыгы «наихудший из людей») > чув. актăк, мар., удм. ақтық < гом. кыпч. характерда: нуг., к.-калп., кр.-тат., кар. ақтық «актык, онык; онанык (оныкның баласы)», каз. ақтық «иярчен, дәвамчы», төркм., төр., аз. аагдык, аагтык «актык, артык», безнеңчә, тат. диал. (бор. кыпч.) ағыт-ық «ташландык; көтүчесез далага куылган (терлек)» ← ағыт- «ташлау, куып җибәрү» (к. Агыт-у ). К. ш. ук чув. ытти «калганнары, артыгы» сүзе дә артыгы сүзеннән түгел, актыгы сүзеннән: Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 78–79) бу сүзне бор. төрки atı «онык» сүзе белән чагыштыра (хәер, ул карарчан әйтми).

Тув. аактыг «капризлы (бала)», як. ахтаах «исләнгән, бозылган (май)» сүзләренең актык сүзенә катнашы юк. Ләкин тув. актығ «хәтем, мәетне искә алу (мәҗлесе)», ихтимал, актык белән баглыдыр.



Предыдущая статья            Следующая статья