АКСЫРГАК «чемерица белая (ядовитое растение)», диал. (Дмитриева 1979: 74–75) аксырдак «чемерица» > мар. (Гордеев I: 69) акзыргак, аксыргак ~ башк. ақһырғақ, нуг., каз. ақсырқақ. Л.В. Дмитриева ак сырга тезмәсеннән ди. Аксыргак кеше агулау өчен кулланылган һәм, ихтимал, бу сүздәге ақ < агу. Сыргак чыннан да аңлашылмый: аксыргакның сыра торган үзлеге юк. |