Тэтимол 2015

АККҮБӘК – имя авантюрного одноимённого героя у татар. Безнең тапкан мәгълүматларга караганда, Аккүбәк куман-кыпчак федерациясендә бер кабилә башлыгының углы булган һәм Кидән (Күдән, рус. Котян) хан белән низаглашып, үз кабиләсен еракка – Алтай тарафларына алып киткән. Шунда ул Чыңгыз хан әүляды белән дуслашкан һәм монгол гаскәрләре составында Көн. Европаны яулап алуда катнашкан. Монголлар аны башкортларга башлык итеп куйганнар бугай. Ул себер татар эпосында юлбашчы, кабилә башлыгы итеп сурәтләнсә, башкорт эпосының сакланып калган өзекләрендә мәзәк егет: ул ярәшелгән кәләше белән йокламаган – арага кылыч куеп: «Мин кызыл (алтын) караватта гына кызлыгыңны алачакмын», дигән. Икенче көнне аны яуга чакырганнар һәм ул сугыштан карават ясарлык алтын алып кайткан. Ләкин аның кәләше ул югында «карама төбендәге кара җирдә» бер көтүче белән йоклаган булган, ди. Себер төркиләрендә Аккүбәкнең бүтән маҗаралары тур. фольклор әсәрләре бар. Гомумән, бу герой күп чыганакларда искә алына.

Аккүбәк исемен кайберәүләр ак күбек дип аңлаганнар (кайбер эпик текстларда Аккүбәкне «син күбек кенә ич» дип хурлыйлар), ләкин к. кырг. ак күбö «ак көбә» (эчтән ныгытылган калын сырма). Гарәп тарихи чыганакларында аның исеме Ак кäбäк, Ак кубäл «ак көбәле» (булса кирәк). Кайбер текстларда ул ак күбәкле «ак кендекле» дип тә сыйфатлана. Мәрҗани: 157; Урманчеев 1984: 130–143; Ögel: 321–322.



Предыдущая статья            Следующая статья