Тэтимол 2015

АК I«белый» < гом. төрки ақ < aақ id. Бу сүз кайбер төрки телләрдә юк («ак» – чув. шурă, як. үрүң), шунлыктан ул чагыштырмача яңа сүз булса кирәк. Аны бор. кыт. *раk «ак» сүзеннән диләр.

Ак бик продуктив нигез: аклы, аклык; акла-у (төрле мәгъ.), агар-у (< ак-ар- ), аксыл. К. Агуын, Акай II, Акай-, Акбарыс, Акбүз, Аккош, Аксакал, Аксым, Акча, Акчарлак, Акшар, Аппак һ.б.

Ак өй «кунаклар өчен бүлмә яки өй» – күчмәчелек чорында махсус ак киездән корылган тирмәне белдергән. Шуңа охшаш ак келәт – «туй вакытында кәләш белән кияү куна торган келәт» тә тәүдә ак тирмә булган: төркиләр таш, балчык яисә агач (буралы) өйләрдә яши башлагач та туй мәрасиме өчен ак тирмәләр ясатканнар. К. Veledi: 280.

Нәсел-нәсәп терминологиясендә ақ (агаби, акбабай, актүти һ.б.) «яше буенча иң өлкәннән кала икенче» дигәнне белдерә. ЭСТЯ I: 116–117; Тимергалин: 18–19; ЗДС: 31.



Предыдущая статья            Следующая статья