Тэтимол 2015

АЙ-У II(айы-у?) «быть в добром здравии, быть нормальным». Бу фигыль шул көенчә төрки телләрдә табылмады, тик тунг. телләрендә генә (ССТМЯ I: 17–18) ай- «ярдәм; ярдәм итү, коткару» фигыле бар.

Ай - фигыле айык (к. Аек ), айыл- (к. Аел ) һәм аен- (к. Айны-у ) сүзләренең тамыры буларак билгеле. Ихтимал, айыш «ачыкланыш, мәсьәләнең төбе – асыл мәгънәсе» сүзе дә шул тамырга карыйдыр.

Ай - фигыле ай- «ачык, якты, нурлы; ай» сүзе белән бердәй булуы ихтимал (тик моны исбатлау читен). Һәрхәлдә бик күп телләрдә ай «яхшы, якты, изге» мәгънәсендә йөри.



Предыдущая статья            Следующая статья