Тэтимол 2015

АЙМЫЛ: аймыл бул-у «разминуться, не встретиться в предполагаемой точке» ~ чув. аймăл, уймăл, мар. аймыл, удм. аймыл, аймыш id.; тат. диал. аймы-л-у, удм. аймыланы «очрашалмау». Удм. материалы күрсәткәнчә, аймыл-у, айма-, аймы- дигән төп фигыльнең төш. юн., аның аймын-у, аймы-ш-у, аймы-т-у дигән юн. формалары да булган; чыннан да андый фигыль табыла: тув. айма- «мәрәйгә тимәү, сибелү», хак. аймас- «урыныннан кубу, юлдан чыгу», аймах «төрле». Тат. аймылыш «очрашалмау күренеше» аймыл-у фигыленнән.

Идел-Урал регионыннан тыш бу сүзләр сирәк очрый. К. Федотов I: 271.



Предыдущая статья            Следующая статья