Тэтимол 2015

АЙМАК, диал. (ТТДС I: 27, 55) аумақ, (ЗДС: 78) әймәк «аймак» в тат. письменных памятниках и говорах имеет множество значений: «круг родственников, род», «(большая) группа, масса, множество», «территория (величиной с район), район», «часть деревни, околица, улица, группа дворов, стоящая поодаль» (ДС I: 12; ДС II: 28; ДС III: 16) ~ башк. аймақ «нәсел-ыру; урман кешеләре; алан; күмәклек; күпчелек» > мар. кч. аймак «авылның бер очы; зур группа, масса», удм. (Насибуллин: 105) аймакын «бергәләп, аймакланып» < гом. кыпч., гом. төрки (Радлов I: 64) аймак «халык, ыру; гаилә; чит ыру; күп куйлы күчмәче һ.б.» (икенчел мәгъ. күп) < бор. монг. ajımag «җыен, җыелыш» (ЭСТЯ I: 110–111). Бу сүзнең ясагыч нигезе тат., башк. сөйләшләрендә дә бар: айма-у «учлап, уратып эләктерү, уратып тоту» (Тумашева 1992: 19; БТДҺ: 15) ← *ай- «тотып алу» (бу фигыльнең интенсивлык дәрәҗәсе). Аймак – элекке татар дәүләтләрендә административ берәмлек булган һәм шул мәгъ. тув., бур., монг., як. һ.б. Себер телләрендә бүгенгәчә кулланыла. Будагов I: 208; Антонов: 103–104, 172–173; ССТМЯ I: 22; Аникин: 78.

Дерив. (барысы да сөйләшләрдә): аймак-аймак («төркемләп»), аймаклап, аймаклашып, аймаклашу, аймаклы.



Предыдущая статья            Следующая статья