Тэтимол 2015

АЙКА-У «потрясать в воздухе чем-либо; взбалтывать, мешать; переворашивая, искать что-либо» – бу сүз төп формада тат.-башк. даирәсеннән тыш очрамый, тик төрле юн. формаларында гына очрый: кырг. айкал- «бер-берсенә кочаклашып ябышу»; айкаш- > нуг., каз., к.-калп. айкас- «чатлашу; эләгешү, ябышу; тыгыз аралашу»; чув. (< тат.) айкат- «актарып эзләү». К. ш. ук себ. (ДС I: 11) айгалыш- «тарткалашу; аралашу».

В.В. Радлов фикеренчә (I: 10), айка- фигыле һай-һай дип (кул селтәп) кычкырыунудан килеп чыккан. Чаг. ш. ук маньч. (ССТМЯ I: 21–22) aja «пыр-пыр килү; тырпылдау», ajxa- «тыр-тыр чабу».



Предыдущая статья            Следующая статья