Тэтимол 2015

АЙЗАР: айзар-байзар – припев веселой песни, а также название пляски с песней (Айзар, гизаем, байзар, гизаем да диелә) ~ ш. ук азар-бизәр, әсәр-мәсәр, исәр-мисәр (Г. Ахунов; ТТДС: 547) «тәртипсез активлык (рухы)».

Хәз. көндә конкрет мәгънәсен, нинди дә булса төшенчәне белдерүчәнлеген югалткан бу сүзләр, безнеңчә, тарих төпкеленнән – безнең бабаларыбыз ирани культлар һәм диннәр тәэсирендә яшәгән чорлардан калган. Чуваш теле тарихчысы В.Г. Егоров фикеренчә (Егоров 1964: 34), бу азар-бизәр сүзе бор. Иран тәңреләре Асура һәм Миҙра исемнәреннән килә. Бу фикер яңа фактлар белән ныгытыла бара.

Идел-Урал телләрендә тат. азар-бизәр, әсәр-мисәр, чув. асар-писэр, удм. эзэр-бэзэр «явыз рух; тәртипсезлек, вәсвәсәләшү» тагылмалы сүзе бүтән төрки телләрдә дә очрый: кырг. азар-бэзэр «тынычсыз, вәсвәсәле», аз. азар-бәзәр «төрле чир-чор», ком. эсэр-мэсэр «таркау, зиһенсез» һ.б. Башк. сөйләшләрендә азарыныу-бизәренеү «ант итү» (Азар һәм Бизәр исемнәре белән). Ләкин алт., тув. Азар-Базар әкияттә «атасыз-анасыз калган баланы саклаучы ике эт».

Азар (айзар) – Асура сүзенә башк. Һур < Cур йолдызы «Чулпан, Венера» сүзе дә кайтып кала шикелле.

Бизәр (байзар) < Мизра, Мизһра (зһ – башкортча ҙ кебек әйтелә) сүзе Евразия телләрендә бигрәк тә күп тармаклар-курпылар биргән. Безнең эрага кадәр үк ул антик дөньяга үтеп кергән һәм анда Митра дип аталмыш Кояш тәңресе сыйфатында хөрмәт ителгән. Үзенең Ватанында – Иранда һәм Урта Азиядә бу атама Миһра һәм Миһр, Миһер яңгырашын алган һәм көзге кояшны белдергән (шуннан ук фар. Миһриган «көзге игътидал, көзге сәвия» – 22–23 сентябрь көннәре). Миһербан «кояш кебек җылы караш, шәфкать» сүзе шуңа тоташа. Татар халкының традицион исемнәре арасында без Миһри һәм Миһран дигәннәрен табабыз – болар да шуннан килә.

Бор. (ислам динен кабул иткәнгәчә чорлардагы) Иран халыкларында (ә алар Урта диңгез буеннан Кытай чикләренә кадәр киң аралыкта яшәгәннәр) Асура – төн илаһы, дөньяны, кешеләрне явыз рухлардан төнлә саклый торган илаһ, ә Мизра (Мидра) – көн, яктылык, килешү рухы, кешеләрне көндез химая кыла торган илаһ булган. Бор. ирани халыкларның мәдәнияте һәм теле бор. төркиләргә гаять көчле тәэсир ясаган. Һәм, әлбәттә, бор. төркиләр Асура һәм Мизраны бик яхшы белгәннәр.

Югарыда китерелгән җыр мисрагының «Айзара гидаем, Байзара гидаем» дигән варианты да бар. Гизай, гидай бор. ирани хветай «тәңре» (шуннан ук фар. худа, худай «хода, ходай») сүзеннән булса кирәк. Ягъни китерелгән мисраг «Асура ходаем, Мизра ходаем» дигән эндәшүдән – бор. догадан гыйбарәт. Ә бу юлларның бию көенә башкарылуы аның бор. бәйрәмнәрдә әйтелүе белән баглы.

Мордваларда Азорь пазь «төн илаһы», Позяра пазь «яз һәм көн илаһы» (пазь «илаһ, тәңре»). Позяра ш. ук уен көе атамасы да. Бу сүзләр турыдан-туры скифлардан түгел, төркиләрдән, аныграк әйткәндә, бор. мишәрләрдән алынган булса кирәк: азарь, азора < айзара, позяра < базйара < байзара (эй > йэ күренеше миш. шивәсенә хас: әтйәм < әйтәм, әд’йә < әйдә, карйак < кайрак кебек күренешләрне хәтерләтә).

Һинд-ир. һәм бераз соңрак ирани илаһлар пантеоны төрки халыкларга башлыча скифлар һәм сугдлар аша кергән. Борынгыдан килгән сөйләкләрдә Ай хан, Көн хан, Тау хан, Диңгез хан турында әйтелә. Иранистлар скифларда Колаксай «көн (кояш) шаһы», Липоксай «таулар шаһы», Арпоксай «тирәнлекләр (диңгезләр шаһы)» булганлыгын сөйлиләр. Һичшиксез, Асура һәм Мизра скифларда да ригая ителгән. Шулай булса айзар-байзар безгә үз җиребездә кергән. К. ш. ук Миһер, Мир.

Бор. һиндләрдә асура бер ялгыз зат түгел, ә илаһларга каршы көрәшкән бөтен бер рухлар классы (гомумән, асура «хөкемдар» дигән сүз). Алар икенче бер төрле явыз рухлар – гарудалар белән бергә төнлә очып йөриләр һәм шунлыктан бор. төрки язмаларда (ДТС: 61) асури-гаруди рәвешендә искә алыналар. Гарудалар Хан Кирәдә яңгырашында Алтай мифологиясендә хәзер дә сөйләнелә.

Ирани мифологиядә дә асура-аһура башта «фәрештә» мәгънәсендәге күмәклек исеме була. Ул аһураларның иң яхшы вә көчлесе Аһура Мазда, Аһура Маһазда «зур акыллы аһура» булган. Бу тәгъбир соңрак гаплология (берләшү) процессын кичереп, безнең эра башларында Һурмузда, Һармузд, Ормузд яңгырашын алган. Төрки һәм монгол телләренә бу сүз төрле вакытларда һәм төрле яңгырашларда (монг. Хормусды, Кормуста, Хан-хурмус, Хюрмус, Тюрмус, тув. Курбусту, Корбустан, алт. Кёрмес, Кёрбес, себ. тат. Курмәц, Курмац) «иҗатчы, тылсымчы тәңре» мәгънәсендә кабул ителгән (Асура һәм Митра һ.б. тур. к. Ригведа I: 497–506; МНМ II: 154–158).

Тат.-башк. һәм каз.-кырг. фольклорының атаклы каһарманы Кузый-Күрпәч исеменең икенче өлеше дә шул тәңре исеменнән килә булса кирәк. Бу исемнең мәгънәсе «Кузый (сарык бәрәне) рәвешендәге (юаш) иҗатчы тәңре» булып чыга.

Безнең бу фикер түбәндәреләргә нигезләнә: Үзәк Азия һәм Тибет эпосының кайбер баш геройлары, мәс., атаклы Гәсәр (Гисәр), Һармуздның кубылгылары (үзгәреп гәүдәләнүе) булып чыгалар. Һармузның шундый гадәте бар: ул берәр бала, колын, хәтта кузый (бәрән) булып туа.

Кузый Күрпәч эпосында (һәрхәлдә аның кайбер вариантларында) колагы кителгән бәрән – кузый зур роль уйный – ул Баян сылуга үзенең баегы (бәби чакта ук ярәшелгән егете) килгәнлеген хәбәр итә (еш кына ул моны телгә килеп сөйли). Кузый Күрпәч, гомумән, бик тә тәвәккәл һәм көчле, катгый һәм хәтта рәхимсез батыр. Аны берничек тә, кайберәүләр аңлатканча, кузы көрпә «йомшак бәти» дип характерлап булмый. Юк, аның атамасы характерыннан түгел, ә кайчакта кузый булып әверелүеннән килеп чыккан. Чиксез кодрәтле тәңре кайчагында чиксез зәгыйфь һәм ярдәмсез җан иясе булып әверелә һәм кешеләрне сыный.

«Кузый Күрпәч белән Баян сылу» дастаны, гомумән, бик бор. детальләр һәм мотивлар белән тулы. Бу дастанның беренче рәвеше бик нык бозылганлыгы, аның тәүге нигез мифы онытылганлыгы күренеп тора. Ахметьянов 1981: 13–14.



Предыдущая статья            Следующая статья