АЙДЫН «лунный, освещённый лунным светом», «ясный» – гом. төрки айдын, айдың, айдуң id. бор. сүз (як. ыйдаңы id.). Ай сүзеннән, ләкин ясалышы аңлашылып бетми (ай һәм тын ~ тың дип аңлату бигрәк беркатлы булыр иде).